«Тукайга мәхәббәт илә…» бөтенрәсәй конкурсы

«Тукайга мәхәббәт илә…» бөтенрәсәй конкурсы

Казан кооператив институтында оештырылган «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән беренче Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашу безнең өчен зур мəртəбə. Белем учагында Габдулла Тукай иҗатына зур хөрмəт күрсəтүебез, берсүзсез, киләчәктә дә сызган юлыбызда дәвам итəр. 23.04.2019

Әбиемнең серле сандыгы

Әбиемнең серле сандыгы

Әбиемнең сандыгында халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Шушы серле сандык аша үткәннәргә сәяхәт кылабыз. Ачык сыйныфтан тыш чараларда, укучыларыбызның әти-әниләре, әбиләре дә бик теләп катнаша. Наилә әби катнашында уздырылган «Әбиемнең күңел хәзинәсе»дип исемләнгән бу чара килгән кунакларның, укучыларның күңелләренә хуш килде. 16.10.2018

Гимназиябездә Австралия кунаклары

Гимназиябездә Австралия кунаклары

Гимназиябезгә Австралиядән татар диаспорасы вәкилләре кунакка килде. Австралиядәге татар-башкорт ассоциациясе президенты Шухрат Валифф һәм Шәүкәт Валифф гимназиядәге музейлар белән таныштылар, Австралиядәге белем бирү системасы турында сөйләделәр һәм безнең гимназия белән тыгыз эшчәнлектә булачакларын ышандырдылар. 21.06.2018