Тайланд кунаклары Ренат Харис музеенда

Тайланд кунаклары Ренат Харис музеенда

«WorldSkils Казан-2019 рамкасы эчендә «Бер мәктәп- бер ил» проекты буенча Тайланд делегациясе гимназиябезгә кунакка килде. Чемпионат кунаклары татар халкының бай мирасы белән таныштылар. Шулай ук Ренат Харис музеена да экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе буларак, бу очрашу минем өчен бигрәк тә истәлекле булды. 22.08.2019

«ARTS BILER FORUM» Халыкара фестиваль-конкурсы

«ARTS BILER FORUM» Халыкара фестиваль-конкурсы

Сәләт- Биләр фестиваль конкурсы укучыларым күңелендә тирән эз калдырды. VIII нче халыкара татар яшьләре Сәләт форумы 3 төрле юнәлештә: вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча эш алып барды. Полилингваль мәйданчыкта эшчәнлек дәверендә балалар үзләре сайлап алган юнәлешнең үзенчәлекле яклары белән якыннан таныштылар, алар киләчәк үсешкә импульс алдылар.

БАУМАН УРАМЫНДАГЫ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАР

Бу конструкция эшен Игорь Николаевич Башмаков җитәкләгән, “Яңадан туу” дип исемләнгән Рәссамнар берлеге зур иҗади осталык белән якын килгәннәр. Бизәкләп ясалган бронза сәгать,метр ярымлы диаметрга ия булган сәгать битлегендә цифрлар гарәп графикасында татар сүзләре белән язылган һәм бик матур бизәлештә. Бу урын элек-электән очрашу урыны булып саналган. 1999 нчы елда төзелгән, ә 2013 нче елда…

Шигърият бәйрәмендә

Шигърият бәйрәмендә

Һәр елны укучыларым белән шигърият бәйрәменә җыелабыз. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу тантанасын бик ашкынып, дулкынланып көтеп алабыз. Шулай ук бу чара бик күп җыр-бию белән үрелеп бара. Бәйрәмдә күренекле шәхесләр белән дә очрашу мөмкинлеге туа. 26.04.2019

Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер…

Мин, Миләүшә Годәер кызы, югары профессиональ белемле,1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Максатым — балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү,гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү. Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү,эстетик зәвыкларын үстерү максатыннан дәрестә, дәрестән тыш вакытларда,фән атналыкларында төрле чаралар, эшлекле,интеллектуаль уеннар, брейн-ринглар күп үткәрәм. Дәресләрнең төрле формаларын кулланып,укучыларга индивидуаль якын килеп, мөстәкыйль эшләргә өйрәтәм.…