Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер…

Мин, Миләүшә Годәер кызы, югары профессиональ белемле,
1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максатым — балаларга үз телебезнең асылын, гүзәллеген җиткерү,
гореф-гадәтләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү.

Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү,
эстетик зәвыкларын үстерү максатыннан дәрестә, дәрестән тыш вакытларда,
фән атналыкларында төрле чаралар, эшлекле,
интеллектуаль уеннар, брейн-ринглар күп үткәрәм.

Дәресләрнең төрле формаларын кулланып,
укучыларга индивидуаль якын килеп, мөстәкыйль эшләргә өйрәтәм.

Күпьеллык педагогик эш процессында 
милли үзаңлы зыялы шәхес тәрбияләүгә зур игътибар бирәм.

Укучыларымның туган телне яратуларын,
халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен хөрмәт итүләрен телим.

МИНЕМ УҢЫШЛАРЫМ

III  БӨТЕНРӘСӘЙ ОЛИМПИАДАСЫНДА КАТНАШКАН УКУЧЫЛАРЫМНЫҢ КАЗАНЫШЛАРЫ

КОНКУРСЛАРДА ҺӘМ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРДӘГЕ УҢЫШЛАРЫБЫЗ

БӨТЕНРӘСӘЙ ҺӘМ РЕСПУБЛИКА ОЛИМПИАДАСЫНЫҢ МУНИЦИПАЛЬ ЭТАБЫНДА ҖИҢҮЧЕ УКУЧЫЛАРЫМ

БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЛАШТЫРУ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *