БАУМАН УРАМЫНДАГЫ КҮРЕНЕКЛЕ УРЫННАР

Бу конструкция эшен Игорь Николаевич Башмаков җитәкләгән, “Яңадан туу” дип исемләнгән Рәссамнар берлеге зур иҗади осталык белән якын килгәннәр.

Бизәкләп ясалган бронза сәгать,метр ярымлы диаметрга ия булган сәгать битлегендә цифрлар гарәп графикасында татар сүзләре белән язылган һәм бик матур бизәлештә.

Бу урын элек-электән очрашу урыны булып саналган. 1999 нчы елда төзелгән, ә 2013 нче елда янәшәдә генә “Сәгать янында” дип аталган кафе ачылган. 


«Бер | Ике | Өч | Дүрт | Биш | Алты | Җиде | Сигез | Тугыз | Ун | Унбер | Унике»
«اوينكي | اونبر | اون | توغز | سيجز | جيدي | التي | بيش | دورت | اوش | ايكي | بر»


Сәгать битлегендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигъри юллары язылган.
Сәгатьнең өч ягы бар, һәрберсендә шигырь юллары.

Беренче ягы:
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Икенче ягы:
Шулай тыныч утырганда безнең шагыйрь,
Өй турында кемдер исә быргы уйный.

Өченче ягы:
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *