«Белем җәүһәрләре — 2019» Х Дөньякүләм интернет — проектлар бәйгесе

“Белем җәүһәрләре” Х Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең “Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект” номинациясендә җиңү яулаган өчен бүләкләү тантанасында катнашу минем өчен зур бәхет санала. Чыннан да, бүгенге заман кешесенең яшәү рәвеше Интернет белән тыгыз бәйләнгән, шунлыктан туган телдә сыйфатлы контент булдыру аеруча мөһим. Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап, халыкка ихлас хезмәтемне  багышлыйм.