“Сөмбелә- уңыш бәйрәме”

Гимназиябездә Сөмбелә бәйрәме күңелле узды. Әлеге бәйрәм көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Сөмбелә бәйрәме- көзге уңыш бәйрәме-көтеп алган бәйрәмебез! Халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын янәдән искә алдык. Бүгенге кичә балаларга, укытучыларга, килгән кунакларга бик ошады.

Танылган фигуристка Ирина Роднина гимназиябездә

Укытучылар көне аеруча истәлекле үтте, чөнки гимназиябездә бөтен дөньяга танылган фигуристка Ирина Константиновна Роднина кунак булды. Бу очрашу барыбыз өчен дә зур бүләк булды! Ирина Роднина Ренат Харис музеена бик яхшы бәя бирде һәм уңышлар теләп шәхси язмасын калдырды.

Сыйныфтан тыш эшчәнлек

ТАССРның 100 еллыгына багышланган акциядә СМС-балаларның Татарстан тарихы, аның үткәне турында Горький паркында ял итүчеләрдән сораштыру оештыруы, кулдан эшләнгән Татарстан флагын тарату, балалар өчен флешмоб уздыру- истәлекле вакыйга. Алынган сораштыру күрсәткечләре безне куандырды. Сораштыруда катнашкан 50 кешенең 90% ы Татарстан тарихын, символикасын белә. 30.08.2019

Тайланд кунаклары Ренат Харис музеенда

«WorldSkils Казан-2019 рамкасы эчендә «Бер мәктәп- бер ил» проекты буенча Тайланд делегациясе гимназиябезгә кунакка килде. Чемпионат кунаклары татар халкының бай мирасы белән таныштылар. Шулай ук Ренат Харис музеена да экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе буларак, бу очрашу минем өчен бигрәк тә истәлекле булды. 22.08.2019

«ARTS BILER FORUM» Халыкара фестиваль-конкурсы

Сәләт- Биләр фестиваль конкурсы укучыларым күңелендә тирән эз калдырды. VIII нче халыкара татар яшьләре Сәләт форумы 3 төрле юнәлештә: вокал, хореография һәм театр сәнгате буенча эш алып барды. Полилингваль мәйданчыкта эшчәнлек дәверендә балалар үзләре сайлап алган юнәлешнең үзенчәлекле яклары белән якыннан таныштылар, алар киләчәк үсешкә импульс алдылар.

Шигърият бәйрәмендә

Һәр елны укучыларым белән шигърият бәйрәменә җыелабыз. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу тантанасын бик ашкынып, дулкынланып көтеп алабыз. Шулай ук бу чара бик күп җыр-бию белән үрелеп бара. Бәйрәмдә күренекле шәхесләр белән дә очрашу мөмкинлеге туа. 26.04.2019

«Тукайга мәхәббәт илә…» бөтенрәсәй конкурсы

Казан кооператив институтында оештырылган «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән беренче Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашу безнең өчен зур мəртəбə. Белем учагында Габдулла Тукай иҗатына зур хөрмəт күрсəтүебез, берсүзсез, киләчәктә дә сызган юлыбызда дәвам итəр. 23.04.2019

Әбиемнең серле сандыгы

Әбиемнең сандыгында халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Шушы серле сандык аша үткәннәргә сәяхәт кылабыз. Ачык сыйныфтан тыш чараларда, укучыларыбызның әти-әниләре, әбиләре дә бик теләп катнаша. Наилә әби катнашында уздырылган «Әбиемнең күңел хәзинәсе»дип исемләнгән бу чара килгән кунакларның, укучыларның күңелләренә хуш килде. 16.10.2018