«Белем җәүһәрләре — 2019» Х Дөньякүләм интернет — проектлар бәйгесе

“Белем җәүһәрләре” Х Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенең “Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект” номинациясендә җиңү яулаган өчен бүләкләү тантанасында катнашу минем өчен зур бәхет санала. Чыннан да, бүгенге заман кешесенең яшәү рәвеше Интернет белән тыгыз бәйләнгән, шунлыктан туган телдә сыйфатлы контент булдыру аеруча мөһим. Милләтебезнең асыл кыйммәтләрен кадерләп саклап, халыкка ихлас хезмәтемне  багышлыйм.

Норматив документлар

1.Конвенция о Правах Ребенка 2.Конституция РФ 3. Концепция о преподавании татарского языка 4. Концепция развития национального образования 5. О языках народов РТ 6. Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә заман таләбе 7. Татар телен укыту концепциясе 8. Об утверждении ФГОС основного общего образования

“Сөмбелә- уңыш бәйрәме”

Гимназиябездә Сөмбелә бәйрәме күңелле узды. Әлеге бәйрәм көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү эшләре бетә. Сөмбелә бәйрәме- көзге уңыш бәйрәме-көтеп алган бәйрәмебез! Халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын янәдән искә алдык. Бүгенге кичә балаларга, укытучыларга, килгән кунакларга бик ошады.

Танылган фигуристка Ирина Роднина гимназиябездә

Укытучылар көне аеруча истәлекле үтте, чөнки гимназиябездә бөтен дөньяга танылган фигуристка Ирина Константиновна Роднина кунак булды. Бу очрашу барыбыз өчен дә зур бүләк булды! Ирина Роднина Ренат Харис музеена бик яхшы бәя бирде һәм уңышлар теләп шәхси язмасын калдырды.

Сыйныфтан тыш эшчәнлек

Сыйныфтан тыш эшчәнлек

ТАССРның 100 еллыгына багышланган акциядә СМС-балаларның Татарстан тарихы, аның үткәне турында Горький паркында ял итүчеләрдән сораштыру оештыруы, кулдан эшләнгән Татарстан флагын тарату, балалар өчен флешмоб уздыру- истәлекле вакыйга. Алынган сораштыру күрсәткечләре безне куандырды. Сораштыруда катнашкан 50 кешенең 90% ы Татарстан тарихын, символикасын белә. 30.08.2019